Буеңа карап... армиягә озаталар
Ә сез белә идегезме: егетләрне армиягә «линейка» белән үлчәп җибәрәләр икән бит! Киләчәктә кайсы частьта хезмәт итәчәгең дә буй озынлыгыңа бәйле. Әйтик, озынлыгың 1,80 метр булса, төенчекләреңне Преображенский полкына әзерли аласың. Илнең беренче дәүләт хезмәткәрләрен саклаучы Президент полкына буй озынлыгы 1,75 метр булуы шарт. Әлбәттә, сәламәтлегең дә «бишле»лек, хәрбиләрчә әйтсәк, А1 категориясендә булуы шарт. Ил буенча җентекләп сайланган, Россия армиясенең хәрби элитасы булган полкларда кемнәр хезмәт итә икән соң?